news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гуманитар ярдәм төялгән алты йөк машинасы Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына китте

Гуманитар ярдәм төялгән алты йөк машинасы Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына китте
https://t.me/nail_magdeev

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм – иң кирәкле әйберләр һәм азык-төлек төялгән алты йөк машинасы җибәрелде. 11 миллион сумнан артык бәягә 100 тоннадан артык авырлыктагы йөк алынды, дип хәбәр итте үз блогында шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

«Без махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләребезгә ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез. Без моны җан һәм йөрәк кушуы буенча эшлибез», – дип язган ул.

 

Фото: © https://t.me/nail_magdeev

Әлеге йөк Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм фонды һәм «Татарстан логистикасы һәм автомобильдә йөк ташу„ коммерцияле булмаган партнерлык» ассоциациясе, автошәһәрнең учреждениеләре һәм оешмалары ярдәме белән җыелган.

«Сүздә түгел, ә эшләре белән безнең хәрбиләргә теләктәшлек күрсәткән Чаллы халкы, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә ярдәмнәре өчен рәхмәтемне белдерәм!» – диде ул.

 

Фото: © https://t.me/nail_magdeev

«Татар-информ» Чаллыдан мобилизацияләнгән гаиләләргә җәмәгать транспортында йөрү өчен акчалата компенсация түләнәчәген, милек салымнарыннан азат ителәчәкләре турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot