news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гуманитар ярдәм һәм бүләкләр: Миңнеханов «Нәфис Косметикс»ны 170 еллыгы белән котлады

Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс»ның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләде

Гуманитар ярдәм һәм бүләкләр: Миңнеханов «Нәфис Косметикс»ны 170 еллыгы белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Нәфис Косметикс» быел заводка нигез салынуның 170 еллыгын билгеләп үтә. Шушы еллар эчендә ул көнкүреш химиясе җитештерү буенча алдынгы предприятиегә әверелде, завод Россия һәм Татарстанның социаль тормышында актив катнаша. Предприятие нинди уңышларга ирешкән һәм Рөстәм Миңнеханов коллективны ничек котлады? Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

6,6 миллион сумлык 33 тонна гуманитар ярдәм

Татарстанның «Нәфис Косметикс» предприятиесе шушы көннәрдә үзенең юбилеен – заводка нигез салынуның 170 еллыгын билгеләп үтте. Бу вакыйга истәлекле датага багышланган берничә чара белән истә калды, аларда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Шуларның берсе – Луганск Халык Республикасына гуманитар ярдәм җибәрү. «Нәфис» фонды йөк партиясен формалаштырып озатты, аны Татарстан шефлык итә торган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное кабул итеп алачак.

«Предприятиенең социаль позициясе көчле һәм гуманитар инициативалары бар», – дип белдерде ТР Рәисе.

Гуманитар колонна предприятие территориясеннән кузгалып китте. Луганск Халык Республикасына барлыгы 33 тонна беренче чиратта кирәкле көнкүреш химиясе (кер юу порошоклары, савыт-саба юу сыекчасы, коры чистарту чаралары, шампунь, сабын) җибәрелде. Әлеге республикага барлыгы 6,6 миллион сумлык 44,6 мең берәмлек продукция озатылды.

«Нәфис» фонды йөк партиясен формалаштырып озатты, аны Татарстан шефлык итә торган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное кабул итеп алачак

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шунысын да искәртик, Лисичанск һәм Рубежное халкына ярдәм «Нәфис» фонды тарафыннан даими рәвештә күрсәтелә. Ул - 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган комплекслы гуманитар программаның бер өлеше. Гомумән алганда, бу вакыт эчендә фонд инициативасы белән Россиянең яңа төбәкләренә, чик буе өлкәләренә, шулай ук эвакуацияләнгән кешеләргә 786 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелгән.

«Крестовниковлар заводының иң яхшы традицияләрен лаеклы дәвам итә»

Бәйрәмнең төп өлеше предприятиенең үзәк офисында узды. Рәсми өлеш башланыр алдыннан Миңнеханов савыт-саба юу чаралары җитештерү белән танышты, предприятиенең эш нәтиҗәләрен бәяләде, шулай ук истәлекле датага багышланган экспозицияне карады.

Рәсми өлеш башланыр алдыннан Миңнеханов савыт-саба юу чаралары җитештерү белән танышты, предприятиенең эш нәтиҗәләрен бәяләде

Фото: rais.tatarstan.ru

«Нәфис Косметикс» – илебезнең иң борынгы предприятиеләреннән берсе. Быел ул 170 еллыгын билгеләп үтә һәм Крестовниковлар заводының иң яхшы традицияләрен лаеклы дәвам итә», – дип белдерде Миңнеханов, хезмәт коллективын сәламләп.

Ул заводның республикадагы иң зур сәнәгать предприятиеләреннән берсе булуын һәм савыт-саба юу чаралары җитештерү буенча Россия базарында ышанычлы рәвештә икенче урынны биләвен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов истәлекле датага багышланган экспозицияне карады

Фото: rais.tatarstan.ru

«Һичшиксез, предприятиенең төп горурлыгы – аның коллективы. Бүген монда 2,5 меңнән артык кеше хезмәт куя. Завод тарихы үз эшенә тугры белгечләрнең хезмәт батырлыкларыннан формалаша. Бөек Ватан сугышы елларында завод фронтны һәм тылны кирәкле продукция белән өзлексез тәэмин иткән. Ә 2022 елда «Нәфис Косметикс»ка лаеклы рәвештә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән мактаулы исем бирелде», – дип өстәде Татарстан Рәисе.

«18 хезмәткәр махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәвен дәвам итә»

Ул илебез мәнфәгатьләрен яклау өчен махсус хәрби операция зонасына киткән хезмәткәрләргә аерым игътибар юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов предприятие коллективына битараф булмаганнары һәм ярдәм итәргә әзер торганнары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук завод алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды

Фото: rais.tatarstan.ru

«Аларның икесе кире кайтты инде һәм җитештерүдә хезмәт куя. Ә 18 хезмәткәр махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәвен дәвам итә. Кызганыч, югалтулар да бар. Биш хезмәткәр үз бурычын үтәгәндә һәлак булды», – диде Миңнеханов.

Сүзенең ахырында Татарстан Рәисе предприятие коллективына битараф булмаганнары һәм ярдәм итәргә әзер торганнары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук завод алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Хезмәт династияләре һәм «Буыннар эстафетасы»н тапшыру

Үз чиратында, «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Динә Лаврикова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә предприятие – республикадагы заманча комплексларның берсе, хезмәт стажы 100 елдан артып киткән династияләр дә бар.

Динә Лаврикова: «Һәр предприятие өчен дәүләт ярдәме зур әһәмияткә ия, һәм без Татарстанда андый ярдәм барлыгы турында зур ышаныч белән әйтә алабыз»

Фото: rais.tatarstan.ru

«Һәр предприятие өчен дәүләт ярдәме зур әһәмияткә ия, һәм без Татарстанда андый ярдәм барлыгы турында зур ышаныч белән әйтә алабыз. Барлык коллектив исеменнән сезгә, Рөстәм Нургалиевич, кешеләргә игътибарлы булганыгыз, бизнеска даими булышлык күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм», – дип өстәде Лаврикова.

Рәсми өлеш шулай ук матур тантана – «Буыннар эстафетасы»н тапшыру белән истә калды. Завод ветераннарының берсе стильләштерелгән агачны предприятиедә эшләүче кызларына һәм оныкларына тапшырды. Ул бу агачның тамырлары үткәннәргә китүен, ә ботаклары киләчәккә омтылуын аңлатты. Бу нәкъ менә буыннар алмашынуын символлаштыра.

«Татар-информ», Александр Хевронин

news_right_1
news_right_2
news_bot