Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Гуцан: Без балаларыбызны көч кулланудан һәм җимергеч идеологиядән сакларга тиеш
Россия Генераль прокуроры Александр Гуцан коллегаларын балаларны көч кулланудан һәм җимергеч идеологиядән саклау өчен көчләрне берләштерергә чакырды. Ул бүген Казанда Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъза-дәүләтләре генераль прокурорларының 24нче утырышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда шулай дип белдерде.
«Бүген безнең алда актуальлеге өстәмә дәлилләүгә мохтаҗ булмаган теманы тикшерү бурычы тора. Безнең уртак киләчәгебез балаларыбызның нинди булып үсүенә бәйле. Без аларны көч кулланудан, җинаятьчелектән, җимергеч идеологиядән, куркыныч мавыгулардан һәм, кызганычка күрә, аларның гармонияле үсешенә комачаулый торган башка күп кенә хәвеф-хәтәрләрдән сакларга тиеш. Бу бурычны хәл итүдә прокурорларга, аларның компетенциясеннән, абруеннан һәм җәмгыятьтә тоткан урыныннан чыгып, мөһим роль бирелә», – диде ул.
Россия Генераль прокуроры бүгенге утырышта хокук куллану тәҗрибәсе тикшереләчәген, шулай ук яшьләргә деструктив йогынтыны кисәтү өлкәсендә уртак гамәли чаралар булдырылачагын һәм хезмәттәшлекнең алдагы төп юнәлешләре билгеләнәчәген әйтте.
«Утырышның бай эчтәлекле һәм конструктив булачагына ышанам», – дип искәртте Александр Гуцан.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз