Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гуцан, Дегтярев һәм Миңнеханов Казанда уктан ату үзәген ачтылар
Бүген Татарстан башкаласында уктан ату буенча Генераль прокурор призына Бөтенроссия турниры кысаларында уктан ату үзәге ачылды. Тантанада Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан катнашты.
Ул спортчыларга һәр атуда ышаныч һәм төгәллек теләде.
«Бу вакыйга әлеге борынгы спорт төре үсешенең яңа этабын билгели. Нәкъ менә монда дөньякүләм дәрәҗәдәге яңа спорт йолдызлары кабыначагына чын күңелдән ышанам», - дип билгеләде Гуцан.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, уктан ату үзәген ачу – Татарстанның спорт инфраструктурасын үстерүдә тагын бер мөһим адым. Ул искә төшергәнчә, 2028 елда Казан күчмәләрнең VII Бөтендөнья уеннарын кабул итәчәк, ә уктан ату — турнирның төп спорт дисциплиналарының берсе.
«Без массакүләм һәм профессиональ спорт өчен шартлар тудыру буенча планнарны эзлекле рәвештә гамәлгә ашырабыз. Уктан ату – концентрация, чыдамлык һәм төгәллек таләп итә торган спорт төре, характерны тәрбияли, максатлар куярга һәм аларга ирешергә өйрәтә», — диде Республика Рәисе.
Үз чиратында, Россия спорт министры Михаил Дегтярев, үз чиратында, халыкара уктан ату федерациясе безнең милли җыелма команда өчен барлык чикләүләрне бетерде, дип билгеләп үтте.
Уктан ату буенча турнир бүген «Ак Барс»та старт ала һәм 18 сентябрьгә кадәр узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз