news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Губкин исемендәге университетта укучы татар студентлары милли мәдәният көнен бәйрәм итте

"Якташ" клубы - уку йортындагы татар студентларын берләштергән уникаль оешма.

(Мәскәү, 18 ноябрь, "Татар-информ", Римма Гомәрова). Кичә, 17 нче ноябрьдә, Мәскәүнең И.М.Губкин исемендәге нефть һәм газ университетында укучы татар студентлары "Якташ" клубында татар милли мәдәнияте көнен бәйрәм иттеләр. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

"Якташ" клубының 11 еллык тарихы бар. Татар мәдәнияте көне клубка нигез салган көннән бирле билгеләп үтелә. Нефть һәм газ буенча үз һөнәре осталарын әзерләүче югары уку йортының кечкенә генә залындагы бәйрәмгә йөздән артык кеше җыелган иде.

‌"Якташ" - уникаль клуб. Вуздагы башка якташлыклар кебек, милләтләр көнендә дә клуб актив катнаша. Ә менә милләтләр көнендә катнашудан тыш, үз милли мәдәнияте көнен аерым бәйрәм итүче клуб буларак "Якташ" - бердәнбер. Мәскәүнең төрле вузларында эшләп килүче татар якташлыклары арасында да татар мәдәниятенә аерым бер көн багышлап бәйрәм ясаучылар әлегә юк.

Нефть һәм газ университетының тәрбия эшләре буенча проректоры урынбасары Нина Громова татар мәдәнияте көнен сәламләгәндә: "Якташ"ның бер кичәсен дә калдырмыйм, концертларыгызны яратып карыйм. Сез - Мәскәүдәге иң көчле якташлык, бездә иң шәп студентлар!" - дип рухландырды.

Клуб оештырган бәйрәмнәрне калдырмый катнашучылар арасында уку йортының элекке чыгарылыш студентлары да бар иде. Шуларның берсе — Ринат Гарифуллин — хәзер Мәскәүдәге зур компаниядә нефть ятмаларын геологик-гидродинамик модельләүче инженер булып эшли. Аның бертуган энесе Илнур Гарифуллин, укуны бетергәч, вузында укытырга калган, хәзерге вакытта ул биредә укыта һәм инженер булып эшли. Ул татар клубы эшчәнлегендә дә һаман актив катнаша. Кичәге концертта ул баянда уйнап кына калмады, үзенең пародияләр остасы икәнен дә күрсәтте — Айдар Галимов булып, студентларын бәйрәм белән котлады.

"Якташ " та быел яңа президент — Азнакай районы егете Азамат Фәхретдинов, дүртенче курс студенты. Кичәге тамашачылар клубтагы матур гадәтнең шаһиты булдылар — яңа президентка, йола буенча, президент түбәтәе кидерелде. Концертны алып барудан тыш, Азамат "Якташ"ның КВН командасы капитаны буларак та чыгыш ясады — һәрвакыттагыча, клуб бу юлы да президенттан уңган. "Бу бәйрәм — команда эше, бездә бик тату команда, дусларыма рәхмәт" — диде Азамат концерттан соң бөтен мактау сүзләренә җавап итеп. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100