Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Губернаторларның илкүләм рейтингында Рөстәм Миңнеханов өченче урынны алган
Беренче урында - Ямал-Ненец автономияле округы башлыгы Дмитрий Кобылкин
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов губернаторларның илкүләм рейтингында өченче урынны алган. Аны май һәм июнь тикшеренүләре нәтиҗәсенә карап, “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге төзегән. Элегрәк Татарстан лидеры рейтингта беренче иде, әмма май-июнь аенда аның урынын Ямал-Ненец автономияле округы башлыгы Дмитрий Кобылкин алган.
Рейтингы төзегән вакытта тикшеренүчеләр ачык чыганак һәм инсайдер мәгълүматларына таянган, әмма төп игътибар, традиция буенча, төбәк һәм федераль экспертлар фикеренә бирелгән. Нәкъ менә әлеге мәгълүмат чыганагы тикшеренүнең ахыргы нәтиҗәләрен билгеләгән.
Рейтингның лидерлар бишлегенә Ямал-Ненец автономияле округы башлыгы Дмитрий Кобылкин (рейтингта өч баскыч югары күтәрелгән), Белгород өлкәсе башлыгы Евгений Савченко (узган апрель рейтингы белән чагыштырганда, үз позициясен саклап калган), ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төмән өлкәсе башлыгы Владимир Якушев (өченчедән дүртенче урынга төшкән) һәм Кемерово өлкәсе башлыгы Аман Тулеев (үз позициясен саклап калган) кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз