news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Губернатор журналистлар белән очрашты

Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Владимирович Якушев журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәрде

(Төмән, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Шушы көннәрдә Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Владимирович Якушев журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәрде. Ике сәгать дәвамында барган әңгәмәдә ул узган 2009 нчы елгы төбәк тормышына нәтиҗә ясады һәм 2010 ел алдында торган бурычларны ачыклады.
Быелгы ел башын без үзенең салкыннары, өзлексез яуган карлары белән тудырган проблемаларны бәла-казасыз җиңеп чыга алуыбыз белән билгеләсәк, узган 2009 нчы ел бөтендөнья икътисади кризис тудырган проблемаларны хәл итүгә багышланган эшләребез белән истә калыр, дип башлады губернатор журналистлар белән сөйләшүен.
Узган ел безне файдалы тәҗрибә белән дә баетты, дип дәвам итте ул сүзен. Глобаль кризиска каршы торуда дәүләт идарәсенең вертикальлелеге ярдәм итте, һәркем үз урынын, үз бурычын белеп хәрәкәт итте. Кризисы белән тарихка кергән 1998 нче елны искә төшерсәк, ул вакытта сәяси мәсьәләләрне дә хәл итәсе бар иде, инфляция дә көчле иде, икътисади һәм сәяси проблемалар бергә укмашып, туасы көнгә ышанычны сындыра иде.
Узган елны без катгый карарлар елы дип атый алабыз. 2002 нче елдан башлап төбәгебездә керемнәр эзлекле рәвештә үсеп барган булса, узган елда безгә бюджетны шактый кысарга туры килде. Бу һәр кешегә дә ошап бетмәде, әмма нәкъ менә бюджет сәясәтен дөрес хәл итү ярдәмендә без инфляцияне артык авыр кичермәдек, эш урыннарын югалту коточкыч күләмдә булмады, сәүдә системасы җимерелмәде, тауар куллану күләме дә тотрыклы булды. Агымдагы елда икътисади вәзгыять кинәт уңай якка борылыр, дип әйтеп булмый, шул ук проблемалар өстендә эшләргә туры киләчәк. Эшсезлекне киметү, вакытында хезмәт хакларын түләп бару, предприятиеләрне кануни нигездә банкротлыкка чыгару – болар шушы елның төп билгеләре булыр. Шуны кисәтеп әйтәсе килә, эре һәм вак предприятие җитәкчеләренә бик сак булырга кирәк, хуҗалыкларын саклап калу чараларын күрергә кирәк булыр аларга.
Бигрәк тә эре предприятиеләргә кыен булачак, чөнки алар продукция чыгаруга көткән заказларын ала алмадылар, узган елда җыелган керемнәре исәбенә яшәделәр, ә заказлар артмады, әмма предприятие җитәкчеләре быел узган елдагы кебек көненә 200-300 әр хезмәткәрне штат кыскартып эштән чыгар алмаслар, моны өлкә идарә органнары үз контроле астына ала. Эшсезләрне эш урыннары белән тәэмин итү программасы гамәлдә дәвам ителәчәк, үз эшләрен башлап җибәрергә теләүчеләргә финанс ярдәме шулай ук күрсәтеләчәк, һөнәри урта һәм югары уку йортларын тәмамлаганнарны эшкә урнаштыру һәм башка чаралар каралган кризиска каршы тору программасында, дип аңлатты губернатор.
Үз-үзебезне алдарга тиеш түгелбез, эшсезлекне тиз генә җиңү мөмкин булмаячак, бу юнәлештә өзлексез комплекслы эш алып бару таләп ителә. Башланып киткән елда эшсезлек белән көрәшүгә 425 миллион акча каралган, аның яртысы федераль үзәктән биреләчәк, ел барышында бу сумманы арттыру да күздә тотыла.
Төп бурыч – һәр тиеннең урынлы һәм файдага кулланылуы. Бу максат коррупция белән көрәшне көчәйтүне таләп итә. Дәүләт структураларында эшләүчеләрнең бизнес белән шөгыльләнү-шөгыльләнмәүләре, дипломнарының чынлыгы тикшерелде, ялган диплом белән урнашканнар прокуратура карамагына тапшырылды, бизнес белән яшертен шөгыльләнгәннәр эштән азат ителде. Хәзер шундый тәртип урнаштырдык: хөкүмәт структурасына эшкә белгечләр махсус әзерләнгән кадрлар резервыннан гына кабул ителәчәк.
Укытучылар елына карата да үз мөнәсәбәтен ачык белдерде губернатор. Өлкә Хөкүмәте Укытучылар елында укытучының статусын күтәрү, укытучыларның проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү максатыннан күптөрле чаралар планлаштыра: һөнәри конкурслар, укытучыларга бирелә торган төрле грантларның санын арттыру, фатир мәсьәләләрен хәл итү һәм башкалар. Укытучылар төркеменә без гомумбелем бирүче мәктәп укытучыларын гына түгел, урта һәм югары һөнәри уку йортлары укытучыларын да кертәбез. Әмма бер ел белән генә чикләнергә тиеш түгел укытучының абруен күтәрүгә, аның тормышын яхшыртуга, иҗади эше өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән чаралар, бу эш дәвамлы булырга тиеш, дип басым ясап әйтте губернатор.
Төзелеш өлкәсенә караган планнар белән дә таныштырды журналистларны, төзелеш киң масштабта барачак, әмма яңа зур төзелеш проектлары планлаштырылмый, башланган объектларны төзеп тәмамларга кирәк, дип белдерде ул. Капиталь төзелеш планына 118 объект кертелгән, шулар арасында Төмән шәһәренең “Нефтьче” (“Нефтяник”) мәдәният сарае, “Геолог” стадионы, спортның кышкы төрләре өчен “Себер җәүһәре” (“Жемчужина Сибири”) спорт үзәге һәм шәһәрнең борынгы үзәгендә “Түре яры” (“Набережная Туры”) корылмасы.
Губернаторның вак һәм эре предприятие җитәкчеләренә сак булырга, үз хуҗалыкларын саклап калырга тырышырга кирәк, дигән сүзләрендә шомлы мәгънә яшеренгән. Бигрәк тә узган елда азмы-күпме бурычлары булган предприятиеләрне намуссыз кешеләрнең җинаятьчел чаралар ярдәмендә үзләренә тартып алу очраклары шактый булды, халыкта бу хәрәкәт “рейдерский захват” дип атала. Милекләре тартып алынган эшкуарларны яклау бик катлаулы эш, чөнки кануни нигезләр җитешми, бу җәһәттән парламентлар салым кануннарына тиешле үзгәрешләр кертергә тиешләр, дип белдереп киләләр адвокатлар.
Төбәктә милләтләр арасында дуслык-татулыкны үстерү проблемасын күтәрмәде губернатор, төбәгебездә бу мәсьәлә хәл ителгән дип карала хәзер. Чынлап та, азсанлы милләт вәкилләре арасында күренеп торган ризасызлык белдерүче юк, хөкүмәтнең финанс ярдәме белән милли бәйрәмнәр үткәрелеп торыла, хәтта Себернең төп җирле халкы булган күпсанлы татарлар да шуннан артыгын - өлкә үзәгендә татарлар өчен лаеклы аерым бина, өлкә мәдәният учреждениесе, милли мәктәп һәм гимназияләр, милли китапханәләр булдыру, милли мәдәният өчен кадрлар әзерләү һ.б. – сорамыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100