Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киров өлкәсе губернаторы Татарстан халкының кайгысын уртаклашты
Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Түбән Камадагы фаҗигагә бәйле рәвештә телеграмма юллады. Бу хакта ул МАКС мессенджерында хәбәр иткән.
«Сезнең, Татарстан Республикасы халкының, Түбән Камага дошман һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Дошман атакасына дучар булучы Киров өлкәсе якын кешеләреңне югалту ачысын бик яхшы аңлый. Сезнең белән бергә кайгырабыз. Сезгә көч һәм ныклык, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телим», - дип язган Соколов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз