Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Губернатор Мишаринны пирәмәч һәм башка милли азыклар белән сыйладылар
9 апрельдә Екатеринбургта үткән Урта Урал халыклары көне үтте
(Екатеринбург, 11 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). 9 апрельдә Екатеринбургта үткән Урта Урал халыклары көнендә Свердлау өлкәсе Миллә-мәдәни оешмалар, автономияләр һәм диаспорлар вәкилләре губернатор Мишаринны пирәмәч һәм башка милли азыклар белән сыйладылар. Бу бәйрәм ел саен апрельнең икенче шимбәсендә оештырыла һәм Свердлау өлкәсендә яшәгән барлык милләтне дуслык җепләре белән ныгыту бурычын үти.
Быелгы бәйрәм – сигезенчесе һәм ул үзенә 300-дән артык кешене үзенә җыйды. Тантана өлеше, һәр вакыттагыча, театрлаштырылган ярминкә белән ачылды һәм кунаклар Урта Уралда яшәгән халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәте белән таныша алды.
Өлкә губернаторы Александр Мишарин да чагу колоритны бәяләп, башкорт, грузин, мари, татар, удмурт, мордва, чуваш һ.б. мөсафирханәләрне карады. Аңа бигрәк тә удмуртның пирәпәче, чувашның пирәмәче ошады. Грек мөсафирханә вәкилләре өлкә башлыгына гәрәбә дисбе бүләк итте. Украиннар да аны милли эчемлек - горилкадан авыз иттермичә үз яныннан җибәрмәде. Шушы көннәрдә кунакта булган Мордова делегациясе дә, милли җыр башкарып, свердлаулыларны җылы каршылаганы өчен рәхмәт белдерде. Әрмәннәр кунаклар өчен әнзели биюен башкарып, Александр Мишаринны үзенә кунакка чакырды.
“Әлбәттә, дус-тату яшәгән, көләч йөзле кешеләрне күрү - шатлыклы күренеш. Миңа бүген һәр берегез белән аралашу күңелле булды, - дип мөрәҗәгать итте Урта Урал халкы көнендә катнашканнарга Александр Мишарин. – Өлкәдә 140тан артык милләт яшәүгә карамастан, безнең зур гаиләбез тынычлык, дуслык, хөрмәт өлгесе булып тора”.
Бәйрәм милли-мәдәни автономияләр һәм җәмгыять оешмаларының иҗади коллективлары концерты белән тәмамланды.
»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз