Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Краснодар крае губернаторы Түбән Камадагы фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев, Түбән Камадагы фаҗигагә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдереп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Хөкүмәт телеграммасы юллады.
«Киев режимының Түбән Камага массакүләм һөҗүменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Дошманның пилотсыз очкычлары гражданлык инфраструктурасына һөҗүм иткән, гади халык һәлак булган, дистәләгән кеше яраланган. Кызганычка күрә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында балалар да бар. Краснодар крае да мондый һөҗүмнәргә дучар булды. Мондый фаҗигаләр бүген безнең алда уртак сынаулар һәм куркынычлар торуын күрсәтә. Бергәләп аларга каршы торуны дәвам итәчәкбез. Якыннарын югалткан гаиләләргә ныклык һәм көч, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим. Бу җинаять җәзасыз калмаячак», - дип искәртте Вениамин Кондратьев.
Соңгы мәгълүматлар буенча, пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң 75 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. 13 кеше (шуларның берсе – бала) һәлак булган. Теракт турында җинаять эше кузгатылды. 10 август Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз