news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ГТЮ Яшел Үзән заводы белән хезмәттәшлек юлларын эзли

Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун “Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы” ААҖ булып, җитештерү цехлары белән танышты

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Казанга сәфәре барышында Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун шулай ук “Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы” ААҖ булып, җитештерү цехлары белән танышты.
ГТЮ Казан бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Горький магистрале белән Яшел Үзән заводы арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре каралган. Сүз бирегә заказлар урнаштыру турында бара. Заводның югары сыйфатлы детальләр һәм җиһазлар җитештерү буенча мөмкинлекләре зур, өстәвенә, ул башка тимер юллар белән хезмәттәшлек буенча уңай тәҗрибә туплаган. Горький тимер юлы җитәкчелегенең төп игътибарын предприятиедәге металлургия производствосы җәлеп иткән.


news_right_1
news_right_2
news_bot