news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ГТЮ узган ел барлык дәрәҗәдәге бюджетларга түләүләрне 5,6 процентка күбрәк күчергән

Аларның гомуми суммасы 7 млрд. 645 млн. 984 мең сумга җитә

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). 2009 елда Горький тимер юлының төбәк, җирле бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга күчергән түләүләре суммасы 7 млрд. 654 млн. сумнан артып китә. Бу, 2008 елга караганда, 5,6 процентка күбрәк. Әлеге сумманың 4 млрд. 347 млн. 599 мең сумы төбәк һәм җирле казналарга, 3 млрд. сумнан артыгы фондларга күчерелгән.

Билегле булганча, Горький тимер юлы төбәк салымнарын 16 субъектта түли. Бу чорда иң зур салым түләүләре Түбән Новгород өлкәсенә туры килгән. Аның күләме 2 млрд. 790 млн. 417 мең сум тәшкил итә. Киров өлкәсенә күчерелгән салым түләүләренең гомуми суммасы 1 млрд. 262 млн. сумнан артык. Татарстан бу исемлектә беренче өчлектә. Горький тимер юлының Татарстан территориясенә күчергән салым түләүләре күләме 1 млрд. 172 млн. 340 мең сум тәшкил итә.







news_right_1
news_right_2
news_bot