news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ГТЮ узган 8 айда ТР территориясендә 695 млн. сумнан артык салым түләгән

Шуның 394 млн. сумнан артыгы төбәк һәм җирле бюджетларга алынган

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Узган 8 айда Горький тимер юлы татарстан территориясендә 695 млн. 781 мең сумлык салым түләгән. Шуның 394 млн. сумнан артыгы төбәк һәм җирле бюджетларга, калганы төрле фондларга алынган. Аерым алганда, Горький магистрале 296 млн. 333 мең сумлык бердәм социаль салым түләгән. Бу хакта ГТЮ ның җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100