news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ГТЮ Казан бүлегендә Яшьләр көне узды
Казан бүлегендә бүген 175 яшь белгеч хезмәт куя, шуларның 67 се коллективка быел гына кушылган
Скопировать ссылку
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Горький тимер юлының Казан бүлегендә Яшьләр көне билгеләп үтелде. Тимерьюлчылар өчен традициягә әйләнгән әлеге чара быел “Яшьләр көне- синең мөмкинлекләр көнең” дигән шигарь белән үтте. Тимерьюлчылар сараенда узган конкурста тармак предприятиеләрендә эшләүче яшьләр 6 командага бүленеп ярышты. Алар эш сыйфатын күтәрү, дициплинар хәлләрне чишү юллары, профсоюзларга яшьләрне җәлеп итүгә кагылышлы тәкъдимнәр белән чыкты. Ярыш бер-береңне яхшырак аңлап, яңа дуслар табу өчен генә. Уен биремнәрен чишеп, алар бер командада кулга-кул тотынып эшләү сәләтен дә күрсәтте, дип хәбәр итә Горький тимер юлы Казан бүлегенең матбугат хезмәте.
Бүген “Россия тимер юллары” системасында эшләүчеләрнең 20 проценттан артыгын яшьләр тәшкил итә. Казан бүлегендә 175 яшь белгеч хезмәт куя. Шуларның 67 се коллективка быел гына кушылган. Хәзерге вакытта 211 кеше максатчан рәвештә тимерьюлчылар хәзерләүче вузларда белем ала, 195 кеше- техникум студенты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2