news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ГТЮ Казан бүлегендә яңа җитәкче

Ул - моңа кадәр Казан бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын башкарган Иван Климец

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). “Россия тимер юллары” компаниясе президенты боерыгы белән Горький тимер юлы Казан бүлегенә җитәкче итеп Иван Борисович Климец билгеләнде. Моңа кадәр ул Казан бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасында иде.

Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Иван Борисович Климец 1963 елның 23 ноябрендә Белоруссиядә туа. 1985 елда Белоруссия Тимер юл транспорты инженерлары институтын “Транспорттта йөк һәм пассажирлар ташу, идарәне оештыру” белгечлеге буенча тәмамлый. Аның бөтен эшчәнлеге Горький тимер юлы белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100