Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ГТЮ Казан бүлегендә поездлар хәрәкәте иминлеген арттыруга 18,6 млн. сум финанслар тотылган
Бу акчаларга яңа техник чаралар кулланылышка кертелгән
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). “Поездлар хәрәкәтенең иминлеген күтәрү” программасын гамәлгә ашыруга узган ел Горький тимер юлының Казан бүлегендә 18,6 млн. сум финанслар тотылган. Бу хакта Горький магистраленең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.
2009 ел дәвамында Казан бүлеге территориясендә бу акчаларга яңа техник чаралар кулланылышка кертелгән. Аерым алганда, Юдино локомотив депосында машинистларны контрольдә тотучы телемеханика системалары, Канаш һәм Казан дистанцияләрендә рельсларны тоташ контрольдә тотучы дефектоскоплар сатып алынган.
Поездлар хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм тимер юллар аша чыгу урыннарында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калу өчен узган ел азагында бу урыннар 3 җирдән киртәләп алынган. Бүгенге көндә Казан бүлегендә шундый киртәләр 15 урынга куелган.
Тимер юл аша чыгу урыннарында иминлекне арттыру максатыннан, быел Шәмәрдән-Иштуган аралыгының 893 нче километрында киртәләр урнаштыру, Каратун-Кильдураз, Кукмара-Каенсар участокларында, Волжски станциясенең 14 нче километрында юлларны ремонтлау планган кертелгән. 10 урын резин-кордон өслек белән капланачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз