news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ГТЮ Казан бүлегендә хезмәт шартларын яхшырту чаралары актив кулланыла

Узган ел биредә әлеге максатларга бер эшче өчен 7 мең 300 мең сумнан артык финанслар тотылган

Казан, 9 март, “Татар-информ”). Узган ел Горький тимер юлының Казан бүлегендә хезмәт шартларын яхшырту чараларына бер эшче өчен 7 мең 300 мең сумнан артык финанслар тотылган. Аерым алганда, Юдино дистанциясендә һәм Канаш станциясендә эш урыннарында тавышка каршы материаллар кулланылган, Юдино вагон эксплуатация депосында, Канаш станциясенең техосмотр пунктында вентиляция системаларына ремонт уздырылган. Йошкар-Ола дистанциясенең ике цехында су белән тәэмин ителеш торгызылган, Васильево, Дәрвишләр бистәсе, Цивильски станцияләрендә хезмәткәрләрнең җыелу урыны булган биналар, аларны җылыту җайланмалары төзекләндерелгән. Алатырь һәм Канаш юл дистанцияләрендә машинистлар һәм аларның ярдәмчеләре өчен тавышны түбәнәйтүче наушниклар сатып алынган.
Бу хакта Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot