news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ГТЮ Казан бүлеге Җиңүнең 65 еллыгына әзерләнә

Тимерьюлчыларның шифаханә-профилакторийларында март-апрель айларында сугыш инвалидлары сәламәтлекләрен ныгытачак

(Казан, 12 март, “Татар-информ”). Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында Горький тимер юлы Казан бүлеге җитәкчелеге әзерлек эшләренең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Мәсәлән, сугыш һәм тыл ветераннарына тимерьюлчылар хастаханәсендә махсус медицина ярдәме оештырылачак. Биредә элеккеге тимерьюлчы ветераннар сәламәтлекләрен тикшертеп, өстәмә дәвалану курслары уза алачак.
Казан бүлегенең элеккеге хезмәткәрләре булган, бүгенге көндә Казанда, Яшел Үзән районында, Чувашстанның Ибресинский районында яшәүче ветераннарның торакларына косметик төзекләндерү эшләре үткәреләчәк, дип хәбәр итә ГТЮ Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте. Бу максатларга 170 мең сум финанслар бүленгән. Тимерьюлчыларның шифаханә-профилакторийлары да март-апрель айларында сугыш инвалидларын кабул итә. Биредә алар Горький тимер юлы исәбенә сәламәтлекләрен ныгытачак.
Башка чараларга килгәндә, юбилейга кадәр Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган истәлек такталары, һәйкәлләр һәм обелискларны төзекләндереп бетерү бурычы куелган.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100