news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ГТЮ хезмәт күрсәтүче барлык төбәкләр студентларга ташламаларны компенсацияләргә әзер

Ташламалар нәтиҗәсендә Горький магистраленә килми калган керемне компенсацияләү өчен барлыгы 150,111 млн. сум каралган

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Билгеле булганча, студентлар һәм укучыларга шәһәр яны тимер юл транспортында юл йөрү бәясенә 50 процентлы ташлама быел 1 гыйнвардан 15 июньгә кадәр һәм 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр гамәлдә. Ташламалар нәтиҗәсендә тимер юлга керми калган табышны каплау чыгымнарын быел тимерюлчылар үзләре күтәрмәячәк. Ул федераль бюджет хисабына башкарылачак. Әлеге максатларга субсидияләрне федераль казнадан төбәкләр бюджетына җибәрүнең схемасы эшләнгән инде. Финансларны төбәкләргә юллау буенча Тимер юл транспорты федераль агентлыгының территориаль идарәләре җаваплы. Идел буе федераль округында ташламалар нәтиҗәсендә Горький магистраленә килми калган табышны компенсацияләү өчен барлыгы 150,111 млн. сум каралган.
Горький тимер юлында студентлар һәм укучыларга шәһәр яны поездларында 50 процентлы ташламалар бирү һәм шуның нәтиҗәсендә килми калган табышны компенсацияләү турында Владимир, Түбән Новгород, Киров, Свердловский өлкәләре, Татарстан, Марий Эл, Чувашстан республикалары хакимиятләре белән килешүләр төзелгән. Горький тимер юлы якын арада шундый ук документны Удмуртия белән дә имзалаячак, дип хәбәр итә җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте.
Билгеле булганча, студентлар һәм укучыларга шәһәр яны тимер юл транспортында юл йөрү бәясенә 50 процентлы ташлама быел 1 гыйнвардан 15 июньгә кадәр һәм 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр гамәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100