news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ГТЮ быел Казан төбәге территориясе буенча 860 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәткән

Бу, узган елның 9 ае белән чагыштырганда, 3 процентка азрак

  (Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 9 аенда “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажирлар компаниясе ГТЮ Казан төбәге территориясе буенча 868 546 кешегә хезмәт күрсәткән. Бу хакта Горький тимер юллары Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3,3 процентка азрак.

Быел лидерлар рәтендә Казан станциясе, ул 660 381 кешегә хезмәт күрсәткән, икенче урында - Компрессорный – 303 957. Лидерлар өчлеген Васильево станциясе төгәлли – 217 043.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100