news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ГТО нормаларын тапшыручыларга значок белән таныклык биреләчәк

Мондый урыннар Казан шәһәренең һәр районында барлыкка килергә мөмкин

 (Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 30 нчы август көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин ГТО нормаларын тапшыру үрнәген күрсәтте.

Бу “дулкын” бөтен ил буенча таралды. “Владивосток шәһәре мэры, актер Сергей Безруков бу акцияне күтәреп алып, башкаларга да физкульт сәлам тапшырды. Мәскәү җитәкчелеге дә актив рәвештә бу нормаларны бирә башлады”, - диде бүген Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә башкала мэры Илсур Метшин. Ул, шулай ук, бу ысулны Чулпан Хаматова һәм Дина Корзунның “Тормыш бүләк ит!” фондына матди ярдәм җыю өчен кулланырга кирәклеген белдерде.

Мэр ГТО нормаларын бирү өчен шартлар тудырырга кирәклеген дә ассызыклап үтте.

Казан Казан шәһәре Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе Илгиз Фәхриев сүзләренчә, кичә, ТР Дәүләт Советына узган депутат сайлаулары уңаеннан үткәрелгән “Минем сайлау — минем республикам” бәйрәм чарасы вакытында “Казан-Арена” стадионында ГТО нормаларын бирү җайланмалары урнаштырылган булган. “Казан шәһәрендә мондый төр нормалар тапшыру мөмкинлеге биргән берничә урын булачак. ГТО нормасын тапшыручыларга тестларның сыйфатын күрсәтү билгесе һәм значок белән таныклык бирелү каралган”, - диде Илгиз Фәхриев.

Казан мэры сүзләренчә, әлегә бу значоклар әзер түгел. Әмма ГТО нормаларын тапшырырга теләүчеләр өчен Горький исемендәге үзәк ял паркында һәр якшәмбе норма тапшыру урыны эшләячәк. Мондый нокталар шәһәрнең һәр районында барлыкка килергә мөмкинлеге хакында хәбәр итте мэр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100