news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ГТО комплексында катнашучылар саны, 2015 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга арткан

ГТО комплексы Россия Президенты указы тарафыннан 2014 елның 24 мартында торгызылды һәм ул төрле яшьтәгеләр өчен билгеләнгән 11 дәрәҗәдән тора.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). ГТО комплексында катнашучыларның гомуми саны, 2015 ел белән чагыштырганда, ике тапкырга арткан. Бу хакта Россия спорт министры Павел Колобков Спорт министрлыгының еллык коллегия утырышында чыгыш ясаганда җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС.

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы Россия Президенты указы тарафыннан 2014 елның 24 мартында торгызылды һәм ул төрле яшьтәгеләр өчен билгеләнгән 11 дәрәҗәдән тора. Узган елның гыйнварыннан комплекс мәктәпләргә кертелде, быелгысы елдан ул яшьләр һәм студентлар арасында барачак, ә 2018 елдан барлык халык катнаша алырлык булачак.

"Еш теркәлүчеләрдән комплекста 4 млннан артык кеше санала (2015 елда - 2 млн), - дип җиткерә спорт министры. – ГТОның "бик яхшы" билгесенә нормативны 417 044 кеше тапшырды (112930е - алтын билгегә (27,1процент), 170095е - көмешкә (40,8) һәм 134019ы -  бронзага (32,1)".

"2016 елда ГТО кертүнең икенче этабы илнең барлык мәгариф оешмаларында һәм Россия төбәкләренең башка категория халкы арасында төгәлләнде. Кадрлар әзерләү, үзәкләрне матди-техник җиһазландыру, ГТО комплексына мәгълүмат-пропаганда һәм методик ярдәм күрсәтү чаралары башкарылды. Тест үткәрү өчен 2452  үзәк барлыкка килде", - дип өстәде Колобков.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100