news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

GSIA: Татарлар - Әфганстанда сан буенча бишенче халык

GSIA: Татарлар - Әфганстанда сан буенча  бишенче халык
Фото: «Татар-информ»

Әфганстанның Баш статистика һәм мәгълүмат идарәсе (GSIA) мәгълүматлары буенча, татарлар илдә сан буенча бишенче халык булып тора. Бер ел эчендә аларның өлеше 2,6 процентка арткан һәм хәзер 8,3 процент тәшкил итә – бу 3,08 млн кеше.

Әфганстан халкының гомуми саны узган ел эчендә 2,2 процентка (800 мең кеше) арткан һәм 37,2 миллионга җиткән. гендер составы түбәндәгечә бүленгән: 51 процент – ирләр, 49 процент – хатын-кызлар.

Территориаль яктан халык тигез бүленмәгән: гражданнарның 70 проценты (26 млн) – авыл җирендә, 26 проценты (9,8 млн) - шәһәрләрдә яши, ә 4 проценты (1,5 млн) күчмә тормыш рәвеше алып бара.

Халык саны буенча Кабул провинциясе лидер булып кала – монда 6,4 млн кеше яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot