Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Грузиядә Михаил Саакашвили тоткарланган
«Грузиянең өченче Президенты Михаил Саакашвили тоткарланды, ул пенитенциар оешмага җибәрелде», — ди Грузия Премьер-министры Ираклий Гарибашвили.
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Грузиядә илнең экс-президенты Михаил Саакашвили тоткарланган.
«Грузиянең өченче Президенты Михаил Саакашвили тоткарланды, ул пенитенциар оешмага җибәрелде», — дип хәбәр иткән илнең Премьер-министры Ираклий Гарибашвили.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, Премьер-министр кулга алынуның кайда узуын әйтмәгән, әмма әлеге процедураның «югары дәрәҗәдә үтүен» белдергән.
«Безнең хокук саклау органнарында аның Украинадан Грузиягә кадәр хәрәкәт итүе турында якынча мәгълүмат бар иде», — дип сөйләде Гарибашвили.
Алдарак «Татар-информ» язганча, Саакашвили сигез алдан соң ватанына кайтырга җыенуы турында сөйләгән иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз