news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грузиядә хиҗап проблемасы юк, киясе килгән кеше кия – Казандагы конференциядә катнашучы

Асланидзе Абесалом Грузиядә хиҗап киюне тыю белән бәйле бары бер очрак булганын әйтте.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Грузиядә хиҗап кию белән бәйле проблема юк. Грузиянең Шота Руставели исемендәге Батуми дәүләт университеты философия департаментының өлкән мөгаллиме Асланидзе Абесалом бүген Казанда узган конференциядә шулай дип белдерде.

Искәртеп үтик, бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Попечительләр советы залында, “Мультимәдәни дөньяда ислам” VII халыкара форумы кысаларында, “Совет чорыннан соң яшьләрнең дерадикализациясе проблемалары” темасына халыкара конференция уза.

Асланидзе Абесалом докладында Грузиядә Исламга карата беркайчан тискәре мөнәсәбәт булмаганын, тик яшьләрнең барыбер радикальләшүе күренешләре күзәтелгәнен билгеләп узды. Моны ул проблемага профессиональ караш булмау, вәзгыятькә дөрес бәя бирмәү белән аңлата. “Киң яңгыраш алган проблемаларның берсе мәктәпләрдә хиҗап киеп йөрүгә кагылышлысы булды”, - дип ул, кайберәүләрнең мәктәпләрдә һәм университетларда яулык киеп йөрүче яшьләр радикаль фикерле, дигән күзаллаулар белән яшәгәнен әйтте. “Грузия районнарының берсендә, янәсе, устав буенча баш киемендә йөрү тыелган, дип мәктәп директорының хиҗап киюне тыюы белән бәйле бер очрак булды. Тик бер очрак кына ул, хәзер хиҗап кию проблемасы юк. Киясе килгән кеше – кия”, - диде Асланидзе Абесалом.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100