news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грузия мөгаллиме: Грузиядә исламга карата беркайчан да тискәре мөнәсәбәт булмады

Батуми дәүләт университеты мөгаллиме Асланидзе Абесалом фикеренчә, дин әһелләренең белемен күтәрүне дәүләт үз өстенә алырга тиеш.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Грузиядә исламга карата беркайчан да тискәре мөнәсәбәт булмады. Мөселманнар, кая теләсә, шунда мәчет ачты”, - дип сөйләде бүген Казанда халыкара конференциядә Грузиянең Шота Руставели исемендәге Батуми дәүләт университетының философия департаментының өлкән мөгаллиме Асланидзе Абесалом.

Искәртеп үтик, бүген Казан федераль университетының Попечительләр советы залында, “Мультимәдәни дөньяда ислам” форумы кысаларында, “Совет чорыннан соң яшьләрнең дерадикализациясе проблемалары” темасына халыкара конференция уза.

“Грузиядә исламга карата беркайчан да тискәре мөнәсәбәт булмады. Әмма массакүләм мәгълүмат чараларының профессиональ эшләмәве, социаль челтәрләр, дини оешмалар барлыкка килүе яшьләрнең радикальләшүенә китерде. Нәтиҗәдә, аларның аерым катлавы барлыкка килде. Илдә мондый яшьләрне җәмгыятькә кушу, аларның мәшгульлеген кайгырту буенча бер программа да юк”, - дип билгеләп узды Асланидзе Абесалом.

Докладчы Батумида милли проблемаларны хәл итү буенча совет утырышы узганын билгеләп үтте. Анда яшьләрнең радикальләшүенең сәбәбе мөселман яшьләренең һәм дин әһелләренең белем дәрәҗәсе түбән булуында икәнлегенә басым ясалганын әйтте. “Дин әһелләренең белем алуын дәүләт үз өстенә алырга тиеш. Бу нисбәттән, имамнарны яңадан укытып әзерләү өчен, курслар оештырылды. Тик, дин әһелләрен әзерләү өчен, Грузиядә махсус училище кирәк”, - диде ул.

Асланидзе Абесалом фикеренчә, яшьләрнең радикальләшүенә чик кую юнәлешендә яшьләрне вузларга керүгә әзерләү курслары да уңай тәэсир итәчәк. “Мондый курслар мәдрәсәдә бар. Яшьләрнең радикальләшүенең сәбәбе бу проблемага профессиональ караш булмаудан, вәзгыятькә дөрес бәя бирмәүдән”, - дип белдерде Асланидзе Абесалом.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100