news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грузия гражданины һәм Әлмәт кызы никахын прокуратура ялган дип тапкан

Суд бу кешеләрнең ирле-хатынлы булып бергә яшәмәвен һәм уртак хуҗалык алып бармаганын ачыклаган.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Татарстан прокуратурасы Грузия гражданинының Әлмәт кызы белән никахын ялган дип тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Әлмәт шәһәр прокуратурасы миграцион законнарның үтәлешен тикшерде. 2016 елның декабрь аенда район ЗАГСы идарәсендә Грузия гражданины һәм Россия гражданкасы арасында никах теркәлгәнлеге ачыкланды», - дип сөйләде Руслан Галиев.

Никахның ялган булуы ачыкланган. Әлеге пар бергә яшәмәгән, уртак балалары булмаган һәм алар уртак хуҗалык алып бармаган. Шул рәвешле, чит ил кешесенең төп максаты – өйләнеп, Россиядә яшәү өчен рөхсәт алу.

Прокуратура судка никахны ялган дип тану турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Күзәтчелек ведомствосы таләбе тулы күләмдә канәгатьләндерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100