news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грузин шәрабен ясауны бу өлкәдә иң борынгысы дип тапканнар

Казылмалар вакытында табылган шәраб савытлары безнең эрага кадәр 6000 – 5800 еллар элек эшләнгән.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Грузин шәрабен ясау борынгылыгы белән Гиннесс рекордлар китабына кертелгән. Бу хакта РИА Новости оешма сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Грузиядә археология казылмалары алып барганда эчендә сыеклык калган ике савыт тапканнар. Анализдан күренгәнчә, алар шәраб ясау һәм саклау өчен кулланылган.

Казылмалар вакытында табылган шәраб савытлары безнең эрага кадәр 6000 – 5800 еллар элек эшләнгәнлеге ачыкланган. Алдан хәзерге Ирандагы Загрос тауларында шәрабне безнең эрага кадәр 5400 һәм 5000 еллар арасында ясаганнар, дип санаганнар.

Халыкара тикшеренүләр нәтиҗәсе PNAS журналында басылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100