news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Россия — Ислам дөньясы» төркеме «Алтын мөнбәр» фестивалендә ун фильмга бәя бирәчәк

«Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең партнеры буларак чыгыш ясый һәм ун картинага үзенең махсус номинациясе белән бәя бирәчәк. Бу хакта төркемнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз стратегик караш төркеме исемен йөртүче «Россия — Ислам дөньясы» махсус номинациясе турында бара. Аңа түбәндәге картиналар кергән:

  • «Волосы моей дочери» (My Daughter’s Hair) — Иран, режиссеры – Хезам Фарахманд, 2025, 110 минут;
  • «Рыбка на крючке» (Fish on the Hook) — Таҗикстан, Иран, режиссеры – Мухиддин Муззафар, 2025, 96 минут;
  • «Королева Лего» (Lego Queen) — Оман, режиссеры – Хайтам Сөләйман, 2025, 61 минут;
  • «Вата» (Cotton) — Үзбәкстан, режиссеры – Рәшид Маликов, 2025, 78 минут;
  • «Проклятая песня» (Goundafa The Cursed Song) — Марокко, режиссеры – Али Бенжелун, 2025, 96 минут;
  • «Белый снег» (White Snow) — Һиндстан, режиссеры – Правин Морчхале, 2025, 81 минут;
  • «Река» (The River) — Гыйрак, режиссеры Абдулвахаб Абдулраззак, 2026, 60 минут;
  • «Переговорщик. Операция «Дамаск»» (The Negotiator. Operation Damascus) — Россия, режиссеры – Станислав Сапачев, 2026, 92 минут;
  • «В поисках Айды» (Looking for Aida) — Тунис — Франция — Катар, режиссеры – Сарра Абиди, 2025, 101 минут;
  • «Король в стране принцессы» (King in the Land of the Princess) — Бангладеш — Австралия, режиссеры – Асиф Ислам, 2026, 68 минут.

«Катанга. Танец скорпионов» (режиссеры – Дэни Куят, Буркина-Фасо, 2024, 113 минут) конкурстан тыш фильмын күрсәтү «Алтын мөнбәр»нең Стратегик караш төркеме ярдәме белән һәм «Халык дипломатиясе үзәге» халыкара иҗтимагый оешмасы линиясе буенча оештырылган тагын бер вакыйгасы булачак. Фильмны 7 сентябрьдә 12:20 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында (Казан, Достоевский урамы, 30) карарга мөмкин.

«Алтын мөнбәр» фестивале быел 4-8 сентябрьдә «Мәдәниятләр диалогы аша — диалог мәдәниятенә» шигаре астында Россия Хөкүмәте һәм Татарстан Рәисе ярдәме белән уза. Форумның төп конкурс программасына 54 картина кертелгән, тагын 92 фильм конкурстан тыш программаларда күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot