news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Грудинин өчен иң күп тавышны Азнакайда биргәннәр

Сайлаучыларның 21,57 проценты Грудининга ышаныч белдергән.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Татарстанда КПРФ лидеры Павел Грудинин өчен иң күп тавышны Азнакайда биргәннәр. Сайлаучыларның 21,57 проценты Грудининга ышаныч белдергән. Әлеге мәгълүмат “Сайлаулар” дәүләт автоматлаштырылган системасында (ГАС) бирелгән.

Азнакайдагы сайлаучыларның 72,63 проценты Владимир Путин өчен тавыш биргән.

Лидерлар өчлеген Владимир Жириновский (ЛДПР) йомгаклый – ул 1,82 процент тавыш җыйган.

КПРФ кандидаты өчен иң аз тавышны (1,55 процент) Мөслим районында биргәннәр.

Владимир Путин Мөслим районында 96,62 процент тавыш җыйган.

Татарстанда Владимир Путин өчен сайлаучыларның 82,09 проценты үз тавышын биргән. Икенче урында Павел Грудинин (9,06 процент), өченче урында Владимир Жириновский (3,01 процент).

 

news_right_1
news_right_2
news_bot