news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грозныйда театр фестивален оештыручылар Татарстан театрларына югары бәя бирде

"Татарстанда театр сәнгатенә мөнәсәбәт бик яхшы. Биредә яшь режиссура барлыкка килде", - диде Марина Корчак.

Грозныйда театр фестивален оештыручылар Татарстан театрларына югары бәя бирде
Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Грозныйда "Федерация" театр фестивален оештыручылар татар театрларын югары бәяләделәр. Бу хакта фестивальнең матбугат конференциясендә аның программа директоры, РФ Театр әһелләре берлегенең милли театрлар кабинеты мөдире Марина Корчак әйтте.

"Без спектакльләрне сыйфаты буенча сайладык. Бөтенесе объектив сайланды. Безнең алдыбызда 22 милли территориянең барысы да керсен дигән максат куелмады. Без Татарстаннан ике театр чакырдык. Чөнки Татарстанда театр сәнгатенә мөнәсәбәт бик яхшы. Биредә яшь режиссура барлыкка килде", - диде Марина Корчак.

"Дөресен әйткәндә, без өч театр чакырган идек. Өченчесе - "Гамлет". Мин соңгы елларда Шекспир тексты буенча милли театрларда Гамлет куелуын хәтерләмим. Без милли театрлар милли драматургияне генә түгел дөнья драматургиясен - Брехтны, Мольерны, Шекспирны да куя алуын күрсәтергә телдек. Иҗади булмаган сәбәпләр аркасында Гамлет килә алмады. Татарстаннан ике төрле, икесе дә бик кызыклы, гаҗәеп спектакль килде", - диде ул.

Сүз Камал һәм Əлмәт театрлары турында бара. Камал театры бүген Грозныйда "Əтәч менгән читәнгә" спектаклен күрсәтә. Әлмәт театры Мольер буенча куелган "Әҗәлгә дару бар диләр" спектаклен тәкъдим итә.

Тинчурин театры фестивальгә "Гамлет. Күренешләр" белән чакырылса да, килә алмады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100