news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грозныйда мәчет һәм чиркәү урнашкан гыйбадәт комплексы ачылды

Биредә 200 кешегә исәпләнгән православие храмы һәм 200 кешегә исәпләнгән мәчет була.

Грозныйда мәчет һәм чиркәү урнашкан гыйбадәт комплексы ачылды
Владимир Васильев

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россия Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директоры Виктор Золотов һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыров оператив билгеләнештәге бригада территориясендә уникаль гыйбадәтханә комплексын ачуда катнашты. Бу хакта Чечня Республикасы башлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» яза.

Әлеге комплекс Грозныйда Жуков орденлы 46 нчы махсус билгеләнештәге бригада территориясендә урнашкан. 200 кешегә исәпләнгән православие храмы Мәскәү князе Даниил исеме белән аталачак. Шулай ук 200 кешегә исәпләнгән мәчеткә Бөек Ватан сугышы ветераны, СССР герое Мовлид Висаитов исеме биреләчәк.

Ике объектның да архитектурасы һәм мәйданы бер төрле. Алар арасында җәяүле сукмаклары һәм чәчәк түтәлләре булган парк зонасы ясалган. Төзелеш эшләрен Әхмәт Кадыров фонды финанслаган.  

«Бу вакыйга ике диннең һәм күпмилләтле Россия халкының бердәмлеген чагылдыра», — диелә республика башлыгы хәбәрендә. 

Виктор Золотов гыйбадәтханә төзелешенә керткән өлеше өчен Чечня башлыгына рәхмәт әйтте, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100