news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грозныйда ике татар театры катнашында "Федерация" фестивале ачыла

Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 14 милли театр катнаша.

Грозныйда ике татар театры катнашында "Федерация" фестивале ачыла
Владимир Васильев/архив, Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Грозныйда Татарстанның ике театры катнашында "Федерация" бөтенроссия театр фестивале ачыла. Фестивальдә "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнаша.

"Федерация" I бөтенроссия театр фестивале Грозныйда 11 - 19 сентябрь көннәрендә үтә. Фестивальдә Россиянең төрле республикаларыннан 14 милли театр катнаша. Бары тик Татарстанны гына ике театр тәкъдим итә. Болар - Камал театры һәм Әлмәт театры.

Ачылу тантанасы бүген Грозныйның Лермонтов исемендәге театр бинасында була. Иртәгә шушы ук сәхнәдә Камал театры үз спектаклен күрсәтәчәк. Бу - Фәрит Бикчәнтәев куйган "Әтәч менгән читәнгә" спектакле.

13 сентябрьдә Чечня Республикасының Нурадилов исемендәге милли театры сәхнәсендә Әлмәт театры Мольер буенча куелган "Әҗәлгә дару бар диләр" спектаклен тәкъдим итә.

Башкорт дәүләт драма театры фестивальгә Айрат Әбүшахманов куйган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен алып килгән. Фәрит Бикчәнтәев һәм Айрат Әбүшахманов фестивальнең мәгариф программасы кысаларында мастер-класс та үткәрәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100