Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Грозный үзәгендә күпкатлы биек йортта янгын чыккан
Әхмәт Кадыйров проспектындагы унике катлы торак йортта әлеге вакытта янгын белән көрәшәләр.
(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Грозный үзәгендә күпкатлы биек йортта янгын чыккан, дип хәбәр итә Интерфакс агентлыгы.
Гадәттән тыш хәл Әхмәт Кадыйров проспектында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, унике катлы торак йортның чормасында янгын котыра. Янгынны сүндерүдә 12 янгын сүндерү часте катнаша.
Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз