Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Грозныйда «Федерация» фестивалендә Мостай Кәрим әсәренә куелган башкорт спектакле катнаша
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Грозныйда узачак «Федерация» фестивалендә Мостай Кәримнең «Кара сулар» поэмасына куелган башкорт спектаклен күрсәтәчәкләр. Аны Башкортстан Республикасының М.Кәрим исемендәге яшьләр милли театры тәкъдим итә. Бу хакта Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза «Башинформ».
Россия Театр эшлеклеләре берлеге «Федерация» VI бөтенроссия милли театрлар фестивалендә тәкъдим ителәчәк театрлар һәм спектакльләр исемлеген урнаштырган. Афишага Россия төбәкләре һәм республикаларының милли телләрендәге 11 спектакль керәчәк – Марий Эл, Саха (Якутия), Татарстан, Мордовия, Хакасия, Чечня һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән.
«Федерация» VI фестивале Грозный шәһәрендә 21-29 сентябрьдә узачак. Чечня Республикасы башкаласы 2025 елда Россиянең мәдәни башкаласы дип игълан ителде. «Федерация» бөтенроссия милли театрлар фестивален 2019 елдан башлап ел саен Россия Театр эшлеклеләре берлеге һәм Чечня Республикасы Хөкүмәте үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз