Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Грозный һәм Казанны өстәмә авиарейс тоташтырачак
17 сентябрьдән Казан һәм Грозныйны авиарейс тоташтырачак. Очышлар сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.
Сишәмбе көнне самолет 14:00 сәгатьтә оча, Грозныйга 16:30 сәгатьтә төшәчәк. Кире рейс 17:20 сәгатьтә башкарылачак, Казан аэропортына самолет 19:40 сәгатьтә төшәчәк, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.
Шимбә көннәрендә ТР башкаласыннан самолет 17:45 сәгатьтә китәчәк һәм Грозный шәһәренә 20:05 сәгатьтә килеп җитәчәк. Кире рейс 20:55 сәгатьтә башкарылачак, Казан аэропортына самолет 19:40 сәгатьтә төшәчәк. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Сәфәр вакыты 2 сәгатьтән артык булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз