news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр, томан һәм көчле җил көтелә

Татарстанда 10 июльгә каршы төндә, шулай ук көндез яшенле яңгыр һәм җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе көтелә. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк.

Һава торышы начараю сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot