news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гроссмейстер Артем Ильин: Чесбол яшьләрдә дөрес кыйммәтләр формалаштырырга ярдәм итә

КФУның 215 еллыгына багышланган чесбол буенча гомумфедераль турнир узды.

Гроссмейстер Артем Ильин: Чесбол яшьләрдә дөрес кыйммәтләр формалаштырырга ярдәм итә
Султан Исхаков

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). «Татар-информ»да КФУның 215 еллыгына багышлап уздырылган чесбол буенча гомумфедераль турнирга багышланган матбугат конференциясендә халыкара гроссмейстер, «IQ Chess» шахмат мәктәбе оештыручысы Артем Ильин чесболның яшьләргә дөрес кыйммәтләрне формалаштырырга ярдәм иткәне хакында сөйләде.

«Чесбол дисциплина өчен кирәк. Ул яшьләрне коллективта эшләргә өйрәтә. Бу хәзерге җәмгыятьтә бик әһәмиятле. Хәзер яшьләр үзара аралашудан туктады. Кафега килгәч тә, сөйләшер урынга алар гаджетларда утыралар. Ә чесбол аларны берләштерә, командада эшләргә өйрәтә», — дип сөйләде Артем Ильин.

  • Чесбол — коллектив, яисә команда белән уйный торган шахмат төре. Әлеге уенны 2009 елда чесбол федерациясе директоры Степан Сильвестров уйлап тапкан. Уен гадәти шахматка ошаган. Ләкин ике кеше урынына 16 кеше уйный, «ак»лар өчен 8 кеше булса, «кара»лар өчен 8 кеше. Беренче турнир 2011 елның маенда узган.



Галерея: П/к об итогах первого общефедерального турнира по чесболу в честь 215-летия КФУ
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100