news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гризманн 2018 елгы Дөнья чемпионатының Казандагы дебют матчында иң яхшы уенчы дип танылды

Франция җыелма командасы һөҗүмчесе Австралиягә каршы матчта кертелгән гол белән аерылып торды.

Гризманн 2018 елгы Дөнья чемпионатының Казандагы дебют матчында иң яхшы уенчы дип танылды
Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Франция җыелма командасы футболчысы Антуан Гризманн Казанда Футбол буенча дөнья чемпионатының дебют матчында иң яхшы уенчы дип табылды.

Һөҗүмче Австралия җыелмасына каршы матчта тарихи гол кертте - Франция җыелмасы футболчысы Антуан Гризманн видеокабатлау ярдәмендә билгеләнгән пенальтида аерылып торды. Бу гол французларга Австралия командасын 2:1 исәбе белән җиңәргә ярдәм итте.

  • Франция белән Австралия матчы Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты программасын ачты. Шулай ук Татарстан башкаласы Испания – Иран (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь), Корея – Германия (27 июнь, 1/8 финалы матчы (30 июнь) һәм ярымфинал (6 июль) уеннарын кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100