news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грипптан саклану өчен кулларны юу мөһим – сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары

Сергей Осипов ОРВИ һәм грипптан саклану чаралары турында сөйләде.

(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов әйтүенчә, ОРВИ һәм грипптан саклану өчен кулларны юу мөһим. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

“Шәхси гигиена кагыйдәләре үтәлешенә игътибарлы булу кирәк. Вирус һава юлы белән күчсә дә, куллар гигиенасы аеруча әһәмияткә ия. Әгәр кулларны дезинфекцияли торган сыекчалы салфетка белән сөртәбез икән, бу безне ОРВИдан 60-70 процентка саклый”, - диде Осипов.

“Эпидемиологик сезон вакытында куллар белән биткә кагылмау хәерлерәк. Дулкынланган, борчылган вакытта авызга ручка, бармак кабу, битне кул белән ышку кебек гадәттән дә арынырга кирәк”, - дип киңәш итте министрның беренче урынбасары.

Ул борын һәм авызларны каплый торган битлек кию дә файдалы булуын әйтте. “Бигрәк тә Кытай якларында моның бер сәерлеге дә юк, алар үзләрен сакларга гадәтләнгән. Бездә, киресенчә, авыру кеше эшкә битлек киеп килә. Бу бер файдасыз, чөнки битлек тузан суырткычтагы капчык белән бер, ул үзенә вирус җыя-җыя да, аннары кеше кисәк йөткереп, я төчкереп җибәрсә, вируслар тирә-якка “оча”, - ди ул.

Сергей Осипов чир таралган вакытта балалар белән зур сәүдә үзәкләрендә йөрүдән тыелып торырга киңәш итте. “Күп кеше җыелган кечкенә территориядә чир йоктыру куркынычы бик югары. Махсус интерферон препаратлары кечкенә балалар һәм йөкле хатыннар өчен зарарсыз. Кеше күп булган урыннарга барган очракта да үзегезнең дә, балагызның да борынына интерферон препараты тамызыгыз", - диде.

"Биналарны һәрвакыт җилләтеп тору, витаминнар эчү, яшелчә, җиләк-җимешләр ашау кирәк. Иммунитетка эчәклек микрофлорасының сәламәт булуы да тәэсир итә, шуңа әче сөт ризыкларын ашау кирәк. Әгәр авырыйсыз икән, өйдә калыгыз. Бездә бала авырса, дару биреп, бакчага, мәктәпкә илтәләр, олылар эшкә кузгала һәм вирус йоктыра. Авыру билгеләре сизәсез икән, эшкә бармавыгызны үтенәбез”, - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100