Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Грипптан саклану өчен аксымга бай ризык - ит, эремчек ашарга кирәк - эпидемиолог
КДМАның эпидемиология кафедрасы мөдире Дмитрий Лопушов грипптан саклану чаралары турында сөйләде.
(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россиядә быелгы сезонда грипп эпидемиясе, былтыргы белән чагыштырганда, түбәнрәк булыр дип фаразлана. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының этиология һәм эпидемиология бүлеге мөдире Дарья Даниленко ТАСС агентлыгына интервьюсында шулай дип белдергән. Грипп эпидемиясе срокларына килгәндә, галимнәр әйтүенчә, зур коллективларда беренче очраклар ноябрь башында ук теркәлергә мөмкин. Әмма декабрьгә күчүе дә ихтимал. Гриппның күтәрелеше Яңа елдан соң көтелә. Галимнәр әйтүенчә, Россиядә хәзер ОРВИның арткан мәле. Әлегә илдә гриппның берничә очрагы гына теркәлгән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы вазифаларын башкаручы, КДМАның эпидемиология кафедрасы мөдире Дмитрий Лопушов "Татар-информ" хәбәрчесенә грипп һәм кискен респиратор инфекцияләрне кисәтү буенча киңәшләрен бирде. Ул авырудан саклану өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, составына А, В, С төркем витаминнары кергән поливитамин препаратлары кулланырга, аксымга бай азык белән тукланырга (ягъни ит, эремчек кебек продуктларны күбрәк ашарга) киңәш итә. Шулай ук, аның фикеренчә, респиратор этикет кагыйдәләрен үтәү мөһим - төчкергәндә, йөткергәндә авызны каплап, кешедән читкәрәк борылып йөткерергә, бер тапкыр куллануга яраклы салфеткалардан гына файдаланырга кирәк.
Табиб шулай профилактика максатыннан халык чараларыннан да баш тартмаска өнди. Дмитрий Лопушов: "Профилактика өчен сарымсак файдаланырга була. Гадәттә, балалар бакчаларында “Киндер сюрприз”дан чыккан савытка сарымсак ваклап турап, балаларның муенына асалар. Әмма сарымсакны гел алыштырып торырга кирәк. Сарымсак нигезендә эшләнгән препаратлар бар. Алар нәтиҗәле дәвалый, һәм исе дә килми. Суган һәм сарымсак согын борынга салырга ярамый, борынның лайлалы тышчасын яндырырга мөмкин", - ди.
Дмитрий Лопушов әйткәнчә, вирусны кертә торган төп капка булып югары сулыш юллары тора. Вирус югары тын юлларының эпителиясенә утырып, алга таба эчкә үрмәли. "Әгәр без аны, ничек тә булса, шуңарчы өслектән алып ата алабыз икән, вирус кермәячәк. Ничек алып атарга соң? Аны селкеп, чистартып булмый, димәк, борынны юдырып, микробтан арына алабыз. Моның өчен натрий хлоридының изотоник эремәсе кулланыла - аны үзең ясарга кирәкми, ул даруханәләрдә сатыла. Борынны мөмкинлек булганда эштә дә юдырып алырга була, яисә өйгә кайтуга башкарырга кирәк. Балаларга шул эремә салынган спрей, душ кебек препаратлар да кулланырга ярый. Ә олыларга су белән юдыру яхшырак", - ди табиб.
Авырып киткән очракта Дмитрий Лопушов битлек кияргә киңәш итә. "Битлекне я авыручыга, я сәламәт кешегә генә кияргә кирәк. Авырган кеше кисә, вирусы тышка чыкмый. Сәламәт кеше кисә, аңа вирус йокмый, әмма микроб тирә-яктагы предметларга эләксә, кеше аннан зарарланып, чирләп китәргә мөмкин. Шуңа күрә фатирны һәрвакыт җилләтеп торырга кирәк. Шунысы мөһим: битлекне һәр 2 сәгать саен алмаштырып торырга кирәк. Сулаганда битлек дымлана һәм микроблар үрчи. Битлекне авыру кеше дә, сәламәт кеше дә 2 сәгать кенә кияргә тиеш. Тәүлек буе киеп йөрсәң, хәл тагын да мөшкенләнергә мөмкин", - ди табиб.
Авыруның беренче билгеләре сизелүгә Дмитрий Лопушов кичекмәстән табибка күренергә куша. "Эшкә бернинди очракта да барырга ярамый. Трудоголизм белән шөгыльләнергә кирәкми. Югары температурадан дару эчеп, чирне аякөсте кичерүчеләр бар, болай эшләргә һич ярамый! Кешеләр больничный алырга курка, әмма сәламәтлек кадерлерәк. Урын өстендә ятып, дәвалау курсын узу мөһим. Өйгә табиб чакырып, ул билгеләгән препаратларны гына эчү зарур. Температура югары дип, үз белдегең белән антибиотик эчә башларга ярамый. Кайбер антибиотикларның грипп вирусына тәэсире бөтенләй юк. Аларны тиктомалга, контрольсез эчү эчәклек дисбактериозына китерә. Шуңа күрә даруханәләрдә дә антибиотик хәзер табиб рецепты буенча гына сатыла", - дип аңлата табиб..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз