news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гриппка каршы вакцинация белән беррәттән, пневмококка каршы да прививка ясалачак

Министр Марат Садыйков быел 60 млн сумга 23 мең доза вакцина сатып алу ниятләнгәнен әйтте.

Гриппка каршы вакцинация белән беррәттән, пневмококка каршы да прививка ясалачак

(Казан, 25 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда гриппка вакцинация вакытында пневмококка каршы да прививка ясалачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде. 

Пневмококк инфекциясеннән прививка пневмониядән үлемне киметү максатыннан ясалачак. 

«2019 елда пневмококк инфекциясе үсеш алып, пневмониягә китереп, үлем сәбәпләренең берсе булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән пневмококк инфекциясенә каршы вакциналар сатып алуга акча бүлеп бирелгән. Бу патологиягә аеруча бирешүчән халыктан башлыйбыз», — диде Марат Садыйков.

Министр быел 60 млн сумга 23 мең доза вакцина сатып алу ниятләнгәнен әйтте. Прививка, беренче чиратта, авыру куркынычы янаган төркемдәге кешеләр, шул исәптән өлкәннәргә ясалачак. Вакцинация социаль яклау учреждениеләрендә үткәреләчәк. 

«Бу процесс грипптан вакцинация белән параллель рәвештә барачак», — диде Садыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100