news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гриппка каршы прививканы күчмә медицина пунктларында ясатырга мөмкин була

Барлыгы 165 пункт метро станцияләрендә, транспорт күп йөри торган тукталышларда оештырылачак.

Гриппка каршы прививканы күчмә медицина пунктларында ясатырга мөмкин була
Султан Исхаков/архив

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Гриппка каршы вакцинация күчмә комплексларда да үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев әйтте.

“Сырхауханәләрдә генә түгел, халык күпләп йөри торган урыннарда да күчмә комплекслар куячакбыз. Бригадалар медицина автотранспорты базасында эшләячәк. Метро станцияләрендә, транспорт күп йөри торган тукталышларда оештырылачак. Прививка кампаниясе массакүләм характерда узар дип ышанабыз”, - диде Абашев.

Предприятиеләр җитәкчеләре колагына ул вакцинацияне оешкан төстә коллективларда үткәрү кулайлыгын билгеләп узды.

Барлыгы 165 күчмә пункт эше күздә тотыла. Ихтыяҗга карап, аларның саны я арттырыла, я киметеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot