Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гриппка каршы 1,7 млн өлкән кешегә һәм 600 мең балага вакцина ясау планлаштырыла
Прививка ясау буенча иң зур төркемгә хроник авырулары булган кешеләр керә.
(Казан, 18 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Быел көз Татарстанда 1 млн 700 мең олы кешегә һәм 600 меңнән артык балага гриппка каршы прививка ясатырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Без Татарстан Республикасы халкының 60 процентын колачларга тиеш, һәм бу абсолют 2 млн 341 мең 733 кеше. Шул исәптән балалар — 607 мең 95 кеше һәм өлкәннәр — 1 млн 734 мең 637», — дип ачыклык кертте спикер.
Вакцинаның беренче партиясе Татарстанга 31 августка кадәр киләчәк, балалар өчен кирәкле вакциналарның 45 проценты, өлкәннәргә 30 проценты киләчәк.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә 47 мең студент, 38 мең медицина хезмәткәре, 91 мең мәгариф учреждениесе хезмәткәре, 390 мең хроник авырулары булган һәм 9 мең йөкле хатын-кызга прививка ясатырга планлаштыралар.
«Авырлы хатын-кызлар грипп белән авыру буенча аерым риск төркемендә тора, шуңа күрә без быел йөкле хатын-кызларны мәҗбүри төстә икенче һәм өченче триместрларда вакциналаштырырга чакырабыз», - диде Авдонина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз