Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Грипп, ОРВИ кебек йогышлы авырулар буенча Казан эпидемия «бусагасы»н 200 процентка узды
Шәһәр даруханәләрендә аларга каршы 4-5әр төрле препарат бар, якын арада медицина битлекләре кайтартылачак, дип белдерде Казанның баш табибы Рамил Әхмәтов
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел бу сезонда барлыгы 22 мең казанлы грипп, кискен тын юллары вируслы инфекция - ОРВИ кебек вируслы авырулар йоктырды, шуларның 11 меңләбе - балалар, авыррак хәлдә булган 230 кеше хастаханәгә салынды, «ашыгыч ярдәм» хезмәтенә шушы авырулар белән тәүлегенә уртача 3-3,2 меңләп чакыру алына тора, дип белдерде бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең Башкарма комитетта уздырылган чираттагы «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов. Ләкин авыручылар арасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр аз - барлык бакча балаларының 5 проценты гына, дип, моны идарә башлыгы аларның, мәктәп балаларына караганда, пассиврак булуы белән аңлатты. Бу атна уртасына Казанның күпчелек мәктәпләре грипп, ОРВИ буенча игълан ителгән карантиннан чыгар дип көтелә. Шулай да, Р.Әхмәтов мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган ата-аналарга балаларында салкын тию билгеләре җиңелчә генә булса да беленгән очракта да табип чакыртырга һәм башка балалар янына җибәрмәскә киңәш итте.
Мэр Илсур Метшин сорауларына җавап тотып, Р.Әхмәтов, барлык даруханәләрдә әлеге йогышлы авыруларга каршы кимендә 4-5әр төрле препарат бар, 1,5 меңләп медицина битлеге якын көннәрдә китертеләчәк, «Таттехмедфарм» и «Медснаб» предприятиеләренә шундый заказ бирелгән, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз