Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле, Татарстанда ун мәктәп тулысынча ябылган
Ялларда мәктәпләрне җыештырдылар һәм бактерицид лампалары ярдәмендә зарарсызландырдылар.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Эпидемия вазгыяте сәбәпле, Татарстанда ун мәктәп тулысынча ябылган. Шулай ук 357 мәктәптә аерым сыйныфлар карантинга җибәрелгән.
«Авыручылар саны артмасын өчен Актаныш һәм Тукай районнарында икешәр, Минзәлә һәм Тәтеш районнарында берәр, Лаеш районында дүрт мәктәп тулысынча ябылган. Әгәр сыйныфта укучыларның 20 проценты грипп яки тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авырый икән, укучылар карантинга җибәрелә», — дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Моннан тыш, бүген 758 укучы, ә 1 сентябрьдән 42 444 укучы көндәлек «иртәнге фильтр»ны узмаган.
Ялларда мәктәпләрдә генераль җыештыру узды һәм бактерицид лампалары ярдәмендә зарарсызландырдылар.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 7-12 февральдә беренче сыйныфлар өчен өстәмә каникул оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз