news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грипп акрын килә, әмма…

Грипп акрын килә, әмма…

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ"). Соңгы атнада Татарстанда грипп һәм кискен сулыш алу органнары авыруларын йоктыручылар, алдагы атна белән чагыштырганда, 44 процентка арткан. 24-30 гыйнварга кадәр республикада 12948 авыру кеше теркәлгән.

ТР Дәүләт санитария һәм эпидемиология күзәтчелеге үзәге мәгълүматлары буенча, грипп белән авыручылар саны да арткан - 270 кеше теркәлгән. Әлеге вирус инфекциясе бигрәк тә Чаллы (109 кеше), Казан (96 кеше) һәм Әлмәттә (60 кеше) киң таралган. Грипп белән авыру очраклары Түбән Кама һәм Алабугада да теркәлгән. Бер атнада төрле дәрәҗәдәге авырулар белән 335 татарстанлы хастаханәгә яткан, шуларның 214е - балалар. Авырулар саны сизелерлек артуга карамастан, аның күрсәткечләре эпидемия бусагасыннан 31 процентка түбән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100