news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Гринберг Траунинг” юридик компаниясе Татарстан белән хезмәттәшлек юнәлешләрен барлый
Компания вәкилләре хезмәттәшлек перспективасын, иң элек, 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм аны уздыруда катнашуда күрә
Скопировать ссылку
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Американың “Гринберг Траунинг” юридик компаниясе Татарстан белән хезмәттәшлек юнәлешләрен барлый. Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге компания белгечләре белән очрашу узды.
Министрлыктан хәбәр итүләренчә, кунакларга Татарстанның икътисади һәм инвестиция мөмкинлекләре, “Алабуга” махсус икътисади зонасы тәкъдир ителгән. “Гринберг Траунинг”ның төбәкләрдә корпорацияләр һәм кыйммәтле кәгазьләр белән эшләү буенча рәисе Джефри Хьюэл Татарстанның мөмкинлекләренә, аеруча кадрлар потенциалына соклану белдергән. Ул хезмәттәшлек перспективасын 2013 елгы Универсиадага әзерлек һәм аны уздыруда катнашуда күрә.
“Гринберг Траунинг” компаниясе – күп тармаклы халыкара юридик фирма. Бүген анда 1,8 меңләп юрист һәм дәүләт идарәсе белән бәйле мәсьәләләр буенча эшләүче белгеч хезмәт куя. АКШ, Ауропа һәм Азиянең мөһим коммерция үзәкләрендә офислары булган бу компания халыкара бизнесның һәртөрле стадиясендә эшне алып бару тәҗрибәсенә ия.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot