news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Григорий Рапота татарстанлыларны ТАССРның 90 еллыгы белән котлады

“Бүгенге көндә Татарстан социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә”, - диелә котлауда

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота татарстанлыларны ТАССР оешуның 90 еллыгы белән котлады.
“Хөрмәтле дуслар!
Сезне чын күңелдән ТАССР оешуның 90 еллыгы белән тәбрик итәм. Сез хаклы рәвештә республика тарихы, аның үзенчәлекле табигате, бай ресурслары, данлыклы традицияләре һәм бөек ата-бабаларыгызның бай тарихи-мәдәни тарихы хаклы рәвештә горурлана аласыз. Татарстан үз юлында күп кенә кыенлыклар кичерсә дә, халкының хезмәт сөючәнлеге һәм туган җиргә мәхәббәт һәрвакытта да каршылыкларны җиңәргә һәм теләсә нинди шартларда алдынгы республика маркасын сакларга ярдәм итте. Бүгенге көндә Татарстан социаль-икътисади үсеш дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Күп кенә башлангычлар, инициативалар (уникаль инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан алып идарә һәм көнкүреш өлкәсенә югары технологияләр кертүгә, зур мәдәни чаралар үткәрүдән алып суперзаманча спорт объектлары төзүгә кадәр) нәкъ менә биредә туа.
Татарстан җирендә тарих һәм бүгенге заман, үткәннәр һәм киләчәк табигый рәвештә яраша. Биредә дусларны һәрвакытта да ачык йөз белән каршы алалар, бәйрәмнәр һәм җырлар яраталар, иң мөһиме – эшли һәм иҗат итә беләләр.
Татарстан халкына чын күңелдән сәламәтлек, тынычлык, бердәмлек, туган җирнең иминлеге һәм чәчәк атуы хакына үзара аңлашу теләп калам”, - диелә котлауда.



news_right_1
news_right_2
news_bot