Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Григорий Рапота: “Илебезнең һәр гражданины өчен 9 май – иң олы һәм изге бәйрәм”
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле округта яшәүчеләрне Җиңү көне белән котлады
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота округта яшәүчеләрне Җиңү көне белән котлады.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның элеккеге тоткыннары һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр! Кадерле дуслар!
Без бүген илебез тарихындагы бөек датаны билгеләп үтәбез. Җиңү көне ераклаша барган саен, без аның мәгънәсен тирәнрәк аңлыйбыз. Сугыш өзгән һәм дошманны Җиңү, үз гаиләләрен, якыннарын һәм үз Ватанын яклап калу хакына бирелгән миллионлаган гомерләр – ул россиялеләрнең күп буыннары хөрмәтләп искә алачак батырлык. Шунлыктан Советлар Союзында да, Россиядә дә 9 май – бөтен халык бәйрәме.
Илдә сугыш җиле кагылмаган бер генә кеше дә юк иде. Сугыш кырларында һәм завод цехларында безнең солдатлар һәм хезмәт ияләре, керфеккә-керфек какмыйча, авыру һәм арыганлыкларын онытып әлеге шатлыклы язгы бәйрәмне якынайтты. Идел буе зур күләмдә хәрби техника һәм сугыш кирәк-яраклары җитештерелгән, эвакуацияләнгән предприятиеләр эшләгән һәм басып алынган өлкәләрдә яшәүчеләр үзләренә сыену урыны тапкан мөһим стратегик территория булды. Илебезнең һәр гражданины өчен 9 май – иң олы һәм изге бәйрәм.
Сугыш кырында ятып калган солдатларның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр! Россиядә яшәүче һәркемгә тынычлык һәм бәхет телим! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз